Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның башкаласы Уфа?

"Владис" нәшрияты шулай дип күрсәткәч гауга чыккан. Балалар өчен энциклопедиядә татарлар турында дөрес түгел мәгълүмат биргән өчен "Владис" нәшрияте гафу үтенә. Нәшрият редакторы Юлия Седанова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән телефон әңгәмәсе вакытында шул хакта белдерде. Ростов-на-Дону шәһәренең "Владис" нәшриятында басылып чыккан балалар өчен язылган "Россия" исемле энциклопедиядә татарлар аз санлы...

"Владис" нәшрияты шулай дип күрсәткәч гауга чыккан.


Балалар өчен энциклопедиядә татарлар турында дөрес түгел мәгълүмат биргән өчен "Владис" нәшрияте гафу үтенә. Нәшрият редакторы Юлия Седанова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән телефон әңгәмәсе вакытында шул хакта белдерде.

Ростов-на-Дону шәһәренең "Владис" нәшриятында басылып чыккан балалар өчен язылган "Россия" исемле энциклопедиядә татарлар аз санлы халык дип аталган, Татарстанның башкаласы Уфа шәһәре дип күрсәтелгән.

"Безгә бик оят. Бу автор хатасы. Без инде аның белән элемтәгә кердек. Елена Гриценко бу хакта белгәч, бик борчылды, гафу үтенде. Ничек шулай килеп чыкканын аңламыйбыз да, ул инде белемле кеше, журналист үзе. Без бик гафу үтенәбез. Алга таба хатаны төзәтү өчен, сатуга куелган китапларда, кайсы биттә хата киткәнен күрсәтеп, искәрмә бите өстәп чыгарга тырышачакбыз. Ихтыяҗ була калса, алдагы тиражны төзәтмә кертеп чыгарачакбыз. Бәлки, Интернетта безгә рәсми рәвештә гафу үтенергәдер дип уйлап торабыз. Шушы китапларга бәяләмәләр урнаштырылган урыннарда, бәлки, гафу үтенербез, чөнки бик оят", - диде"Владис" нәшрияты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте редакторы Юлия Седанова.

3 мең тираж белән чыккан китаплар якынча ярты ел вакыт сатуда булганын әйтте.

Редактор әйтүенчә, хата уңаеннан шалтыратучылар булган. "Уфадан шалтыраткан иделәр. Шалтыратучы, гомумән алганда, китапка карата уңай бәя бирде, әмма шундый хата киткәнен һәм ак маркер белән сөртеп, өстенә "Казан" дип язып куйганын һәм баласы белән укуын дәвам иткәнен әйтте. Без инде дөресен генә әйткәндә, атна буе борчылып йөрибез. Хатаны төзәтергә тырышачакбыз", - дип белдерде Юлия Седанова.


"Уфаны Татарстан башкаласы итеп күрсәтү ахмаклык күрсәткече"

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев үз фикерен белдереп: "Уфаны Татарстан башкаласы итеп күрсәтү ахмаклык күрсәткече, белемсезлек галәмәте. Бездә, кызганычка каршы, географик белем - кискен мәсьәләләрнең берсе. Яшьләр географияне белмиләр", - дип билгеләп узды.

Әлеге җитди хатага карата социаль челтәрләрдә тискәре бәяләмәләр урнаштырылып бара. "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров Фейсбукта бу хатаны күрсәтеп, мәгълүмат урнаштырган. "Балаларны шундый китаплар белән укытабыз, аннары "алар ник надан, ник белмиләр" дип аптырыйбыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Кулланучылар "Бик белгән кеше язган моны; фотосын карагыз әле сез; ярый инде, Улан Батор димәгәч. Киртәсенә кергән; бигрәк акыллы кешеләр яза икән тарихны, болай булгач, ерак китәчәкбез инде; башкорт милли хәрәкәтенең куркыныч төше; киләчәккә карап язганнар, дәреслекне кат-кат яңартып тормас өчен" кебек һ.б. комментарийлар калдырганнар. "Гомер буе Башкортстанда Уфада яшәдем, шалт - күрше республикага җибәрделәр; фотода болан тотучыларны куйганнар; минемчә, бу күрәләтә белеп эшләнгән эш" кебек фикерләр бар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев