Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Татнефть” Компаниясенең Нефть музее “Корпоратив музей” конкурсында җиңүче

Быел бу конкурста 120 корпоратив музей катнашкан.

“Татнефть” Компаниясенең Нефть музее “Корпоратив музей” III Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Котлау тантанасы Санкт-Петербург Политехник университетының Ак залында узды.

Быел бу конкурста 120 корпоратив музей катнашкан. Шулардан яклауга 62 музей кертелгән. Конкурсның гран-прие – команда белән эшләүнең нәтиҗәсе һәм һәркем керткән өлешкә зур бәя бирү.

Нефть музее 1968 елның 1 октябрендә төзелгән һәм ул СССРда беренче нефть музее булып торды. Тиз арада төбәкнең данлыклы, күренекле урынына әверелде.
2015 елда “Татнефть” җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов инициативасы белән беренче нефть музее базасында үзенчәлекле музей комплексы төзелде. Аңа Татарстан нефте тарихы музейлары, “Лениногорскнефть” идарәсе тарихы  һәм Шөгердә ачык һавадагы музей керде. Бүгенге көндә музей комплексы корпоратив кыйммәткә ия булган һәм социаль җаваплылыкны чагылдыручы. Монда Компания, республиканың нефть промышленносте,төбәкнең тарихы яши, киләчәк үсешнең нигезе салынган.

Серегей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев