Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Теракт аркасында Истанбулда калган Татарстан балалары тиздән өйләренә кайта

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт вакытында шунда булган Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбленең 15 вәкиле тиздән өйләренә кайтачак. Хәзерге вакытта әлеге сорауны хәл итү өстендә ТР Президентының Аппараты һәм ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шәхсән үзе шөгыльләнә. Ә Истанбулда ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре һәм РФ Чит ил эшләре министрлыгының консуллык...

Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт вакытында шунда булган Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбленең 15 вәкиле тиздән өйләренә кайтачак.


Хәзерге вакытта әлеге сорауны хәл итү өстендә ТР Президентының Аппараты һәм ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шәхсән үзе шөгыльләнә. Ә Истанбулда ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре һәм РФ Чит ил эшләре министрлыгының консуллык хезмәтләре эшли.

Гадәттән тыш булган хәл урыныннан балалар кунакханәгә урнаштырылган. Аларны куркынычсыз рәвештә Татарстанга кайтаруның берничә схемасы карала.

Якын арада Чаллы хакимиятендә шәһәр җитәкчелеге Истанбулда тоткарланган балаларның әти-әниләре белән очрашу уздырачак.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X