Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тилерәсең килмәсә, уйнама!

Уеннан – уймак. Бөтендөнья сәла­мәтлек саклау оешмасы компьютер уеннары һәм видеоуеннарга карата чиктән тыш хирыслыкны Халыкара авырулар классификациясенә керткән. Әлеге документта мондый уеннар белән артыгын мавыгу акылдан язуның яңа төре буларак танылган.

Беркемнең дә ай-ваена карамастан, бөтен дөньясын онытып, компьютерда әллә нинди монстрлар белән “сугышып”, шуларны җиңеп, үзен герой итеп сизеп утыручылар яисә онлайн-казино кебек комарлы уеннарга баштанаяк чумучылар, чыннан да, күбәйде хәзер.  Ни кызганыч, араларында, эш ташлап, бөтен вакытын шул уенга багышлаганнары да бар. Алар эчкече дә, наркоман да түгел үзләре. Әмма бөтен уе ниндидер виртуаль пә­риләрне җиңүдә яки акча отуда булган кешедән дә юньлене өметләнеп булмый. Сәрхуш яки наркоманны ничек тә дәва­ларга мөмкин әле. Ә  “игроман”ны  – юк! Менә хәзер уенга чамадан тыш мөкиб­бәнлек чир булып танылгач, мондый ке­шеләрне компьютерга бәйлелек­тән йолып калу ысуллары да табылырга мөмкин, димәк. Чөнки авыруның бу төрен тирән­рәк өйрәнү мөмкинлекләре барлыкка киләчәк бит. Әйтик, эчкече­ләрнең тән тиресе астына “торпеда” тегеп куеп, хәмер­не авызыңа алсаң, үләсең, дип куркыткан кебек, “уенчы”ларга карата да ниндидер чаралар уйлап табылыр, дип өметләнергә ки­рәк. Тик моның бүген-иртәгә хәл ите­ләчәк мәсьәлә булмавы гына эчне пошыра. Документны Бөтендөнья сәла­мәт­лек саклау оешмасына керүче илләр килеш­те­рергә, шуннан соң гына  ул гамәлгә ке­рергә (2022 елның 1 гыйнварыннан, дип фаразлана) тиеш.  Ә моңа кадәр әле байтак кеше тилерергә мөм­кин...

 

Фото: https://pixabay.com/

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X