Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау көннәрендә булачак саклык чаралары турында сөйләде

25 августка кадәр Татарстанның барлык участок сайлау комиссияләре Covid-19 авыруы таралуга каршы саклык чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«25 августка кадәр барлык участок сайлау комиссияләре кирәкле саклык чаралары белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Ул тавыш бирү башлануга егерме көн кала эшләнәчәк. Гомумроссия тавыш бирүдә алай булмады», — дип билгеләп үтте Кондратьев.

«Үзәк сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссиясенең барлык әгъзалары да бертигез иминләштерелә. Ул сайлау комиссиясе рәисе яки участок сайлау комиссиясе хезмәткәре булуга карамый. Без 22 мең кешене норматив тәэмин итүгә өйрәтәчәкбез», — дип өстәде Кондратьев.

Сайлау вакытында участокларда даими тикшерү тәэмин ителәчәк, термометрия үткәреләчәк. Сайлаучылар өчен келәмнәр, дезинфекция чаралары, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм истәлек өчен ручкалар каралган. Участокларда 1,5-2 метр социаль дистанциянең саклануы махсус күзәтү астында булачак.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узачак. Республика халкына ТР Президентын, җирле совет депутатларын, шулай ук Түбән Кама округы буенча Россия Дәүләт Думасы һәм Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X