Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус капланган, бер кеше үлгән, 26 кеше яралы

Һәлакәтнең сәбәбе - начар һава торышы дип яза Төркия матбугаты.

Конья-Аксарай трассасында Капподокиягә баручы 32 турист утырган автобус һәлакәткә очраган. Бозлавык юлда йөртүче идарәне югалта һәм автобус юл читенә чыгып каплана.

A Haber каналы һәлакәтнең видеосын урнаштырган. Антальядагы генераль консуллык хәбәр итүенчә, 1 кеше һәлак, 26 кеше тән җәрәхәтләре алган. Яралыларны Конья һәм Сельчук шәһәре хастаханәләренә китергәннәр.

Һәлак булучы - 43 яшьлек Елена Автайкина, дип яза Hurriyet газетасы. 

Февраль аенда бу районда зур һәлакәт булган иде. Конья янында йөк машинасы каплана. Аңа ярдәм итәр өчен җиңел машина туктый. Шул машинага пассажир автобусы бәрелә. Биш кеше һәлак була, 30 кеше тән җәрәхәтләре ала.

 

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев