Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тугызынчы сыйныфтан соң татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 1949 бала туган телдән имтихан тапшырырга тели, аларның күпчелеге татар телен сайлаган. Татар теленнән имтихан тапшырырга теләүче балалар саны арткан. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

 

“Туган тел буларак татар телен сайлаучы балалар саны артты”, - диде Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Марина Алексеева “Татар-информ” хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, алдагы елларда 1400-1600 тирәсе бала татар теленнән имтихан тапшыра торган булган.

Татарстан укучыларын үз теләге белән быел татар, чуваш, мари, удмурт телләреннән сынау көтә. Күпчелек өлеше туган тел буларак татар телен сайлаган. 100 кеше чуваш телен, берничә кеше удмурт, мари телләрен тапшырачак.

Тугызынчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханнары быел 22 майда башланачак. Рус теле һәм математикадан ике мәҗбүри имтихан оештырыла, тагын ике имтиханны сайлап алачаклар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев