Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тыл хезмәтчәне Гали Әхмәдиевка 90 яшь тулды (Фотолар)

Бүген Лениногорскида гомер итүче тыл хезмәтчәне Гали Зөфәр улы Әхмәдиев олы юбилеен каршылады.

Тумышы белән Түбән Чыршылы авылыннан ул. Гомеренең хезмәт юлы нефть тармагында уза. Башта  Гали абый “Татбурнефть” оешмасына гади тәрбияче булып эшкә урнаша. Соңырак столярлык итү  эшен үзләштереп, лаеклы ялга чыкканчы “Лениногорскнефть” идарәсендә намуслы хезмәт итә.
Һәрвакыт янәшәсендә булган Нурия апа  белән алар 65 ел бергә тату гомер кичерәләр. Тормышның төрле чагын күргән, кайгы-шатлыкларын кичергән Гали абый  бүгенге тормыштан бик  канәгать булып бәхетле картлык кичерә. 5 вакыт намазын да калдырмый, уразасын да тота. 
 Истәлекле юбилее уңаеннан  Россия Президентының Котлау открыткасын һәм администрация исеменнән бүләкне юбиляр шатланып кабул итте. Алар "Заман сулышы" газетасының  да күптәнге һәм тугры дуслары. Гали абый үзе дә мәкаләләр яза, телгә дә оста, тирән фикер йөртүчән укымышлы кеше.
-    Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Алдагы көннәребездә дә тормышның ямен һәм тәмен  тоеп  тынычлыкта яшәргә язсын, - дип,  котларга килгән кунакларны, изге теләкләрен тели-тели озатып калды кунакчыл һәм киң күңелле  Әхмәдиевлар.


 

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев