Владимир Путин коронавирустан прививка ясатты
Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат әйтелмәде.
Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатты. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Дәүләт башлыгының матбугат секретаре сүзләренчә караганда, Путин прививкадан соң «үзен яхшы хис итә».
Моңа кадәр Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат таратылмаячак, дип әйтелде. «Нинди препарат икәнлеген махсус әйтмибез. Россиянең барлык өч вакцинасы да ышанычлы, алар бик яхшы һәм нәтиҗәле», диде Кремль вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев