Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Вәсилә Фәттахова Татарстанның атказанган артисты булды

Агымдагы ел танылган җырчы Вәсилә Фәттахова өчен бер-бер артлы сөенечләр китерде: көз көне ул Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булса, 5 декабрьдә "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә Вәсилә Фәттаховага Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. "Быел профессиональ сәхнәгә чыгуыма 17 ел булды. Иҗатымны ике республиканың да югары бәяләве минем өчен зур...

Агымдагы ел танылган җырчы Вәсилә Фәттахова өчен бер-бер артлы сөенечләр китерде: көз көне ул Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булса, 5 декабрьдә "Казан" Милли-мәдәни үзәгендә Вәсилә Фәттаховага Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.
"Быел профессиональ сәхнәгә чыгуыма 17 ел булды. Иҗатымны ике республиканың да югары бәяләве минем өчен зур бәхет, хис-кичерешләремне әйтеп-аңлатып кына да булмый. Барысына да рәхмәтләрем чиксез! Татарстанның атказанган артисты исемен алуда үзеннән өлеш керткән композитор Алик Локмановка аерым рәхмәтләремне белдерәм", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Уфада яшәүче җырчы Вәсилә Фәттахова.
Минемчә, бу ике исем дә Вәсиләгә гадел бирелде, чөнки ул ике республиканы да тигез күреп, тамашачысына намус белән хезмәт итә. Аның "Туган як", "Әйтелмәгән мәхәббәтем", "Ялгыз миләш", "Кыз бала", "Умырзая", "Бәхетебез бикле ятмасын" һәм башка җырлары халык күңелендә күптән үз урынын алды. Вәсиләгә зур, иҗади уңышлар һәм яңа үрләр телибез!
Эльвира Шакирова
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51799-v%D3%99sil%D3%99-f%D3%99ttahova-tatarstannyi%D2%A3-atkazangan-artistyi-buldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: василя фаттахова