Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәй сагындыра: Лениногорскиның "халык синоптигы" Ринат абый да аптырашта

Лениногорскида яшәүче "халык синоптигы" Ринат абый Ибраһимов үзенең дәфтәренә табигать үзенчәлекләрен гел язып бара. Шулар буенча төрле ел фасылларының ничек киләчәген фаразлый. Хәзерге вакытта ул да аптырашта. - Мондый җәй­­нең булганын искә тө­шерә алмыйм, - ди. -1968 елдан бирле һава торышын, тирә-як мохитен күзәтәм, мөһим булганны терким, әм­ма мондый салкын...

Лениногорскида яшәүче "халык синоптигы" Ринат абый Ибраһимов үзенең дәфтәренә табигать үзенчәлекләрен гел язып бара. Шулар буенча төрле ел фасылларының ничек киләчәген фаразлый. Хәзерге вакытта ул да аптырашта.
- Мондый җәй­­нең булганын искә тө­шерә алмыйм, - ди. -1968 елдан бирле һава торышын, тирә-як мохитен күзәтәм, мөһим булганны терким, әм­ма мондый салкын җәйне хәтерләмим. Яз иртә килде, әмма нык сузылды. Узган ел белән чагыштырганда бөр­теклеләр дә өч атнага со­ңарып чәчелде, бә­рәңге утырту да ике атнага кичектерелде. Бу - начар күре­неш, чөнки үсемте­ләр­нең үсү вакыты күчә, алар өл­гер­мәскә мөмкин. Кояш юк, салкын. Бусы - бер. Икен­чедән, урып-җыю вакыты да күчәчәк. Ә ул яңгырлы, дымлы вакытка туры килер­гә мөмкин.
Бер сынамыш бар: 1,2 июнь яңгыр яуса, җәй коры киләчәк, ә көз яңгырлы булачак. 3 июнь яңгыр булса, сентябрьнең икенче яртысында һава тишелер, яңгыр явар. Бу көн­нәрне һава тишелгән кебек булды, мулдан иште. 6 де­кабрьдә кар яуса, җил төньяктан иссә, июнь бет­кәнче яңгыр булачак. Кар яумады, әмма 6 июнь яңгыр булса, дымлы сен­тябрьнең килүе көтелә. Бусы туры килде. Шулай да барысы да Ходай кулында!" - дип сөй­ләде Ринат абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев