Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа Сережкино мәктәбендә "Туган телем – чуаш теле" дигән кичәдә җирле шагыйрә белән очраштылар

Яңа Сережкино мәктәбендә "Минем туган телем – чуаш теле" темасына чара үтте.

 

Туган телләр елы кысаларында, җирле шагыйрә Антонида Саушкина белән очрашу узды. Ул үзенең иҗат юлы турында сөйләде, укучыларны туган телне онытмаска, әдәби иҗатта үз сәләтләрен үстерергә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга чакырды.

Чара 6 нчы сыйныф укучылары чыгышы белән тәмамланды, алар 7-9 нчы сыйныф укучыларын һәм укытучыларны җирле автор иҗаты белән таныштырдылар. Авторның эшләре күргәзмәсе, укытучының һәм укучыларның конкурсларда ирешкән уңышлары чараны тулыландырды.

 

Мәгариф идарәсе, Яңа Сережкино мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев