Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Әкълимә әби Фәрхетдинова 90 яшен тутырды

Безнең районыбызда туып-үскән Әкълимә Фәрхетдинова янына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды.


Алар шулкадәр күп, хәтта санап очына чыга алмый Әкълимә апа. Менә шулай янында күпләп хөрмәт итеп торучылар булганда рәхәт бит. Димәк, Әкълимә апа янында бәхет-шатлыклары да күп дигән сүз.

Гади эшче гаиләсендә туып-үсә. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнәләр. Ике абыйсы сугышта һәлак була. Әкълимә апа башка яшьтәшләре белән бергә ашлык саклау складында эшләгән.

Ире белән Ростов өлкәсендә яшәп алалар. Аннары 1950 елларда Лениногорскига кайталар. Төзелеп килүче шәһәрдә үзләренә эш табалар, нефть промышленносте өлкәсенә урнашалар. Ире белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аның сигез оныгы, 11 оныкчыгы һәм ике “правнугы” да бар.

Юбилярны 90 яше белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Лениногорскремсервис” ветераннар советы һәм 12нче ТОС котладылар. Бүләкләр һәм Россия Президенты В. Путинның котлау хатын тапшырдылар.

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1963970.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев