Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады

Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.


 

 Татарстан Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен грантлар конкурсын башлап җибәрде. Бу хакта республика ведомствосы башлыгы Дамир Фәттахов шәхси Instagram-аккаунтында хәбәр итә.

«Ниһаять, бүген гаризалар кабул итү башлана. Барысы да гади: grantminmol-rt.ru сайтында үз проектыңны тасвирларга, аннан соң аны презентациядә күрсәтергә кирәк. Иң яхшы проектларга (алар бәйсез экспертлар тарафыннан сайлап алыначак) без 300 мең сумга кадәр грантлар бирәчәкбез», - дип язган Фәттахов.

Конкурста Татарстанда яшәүче һәм республика территориясендә үз проектларын тормышка ашыручы 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Инициативалар тугыз юнәлеш буенча сайлап алыначак, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация бар.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X