Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Язы җәй төсле, җәе нинди булыр? Арчадан "халык синоптигы" һәм Казан галиме һава торышын фаразлый

И кинәндек инде бу көннәрдә эссегә! Башка елларны яшелчәләрне өстән җылы кофта, курткаларны салмый гына утырткан булсак, быел бакча эшләрен кызына-кызына башкардык. Җәй аена аяк басарга әле бер ай вакыт бар, ләкин кайберәүләр инде кызыну гына түгел, коену сезонын да ачып җибәрде. Язы җәй төсле булгач, җәеннән ни көтәсе? “ВТ” хәбәрчесе әлеге сорауга җавап табарга тырышты.

Һава торышын табигатьне күзәтеп фаразлый
Җавап эзли-эзли, Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүровка барып чыктык. Ул җиде ел дәвамында кышның һәр көнендә иртә, көндез һәм кичен нинди һава торышы торуын теркәп бара. Һәм шуларга нигезләнеп, язның һәм җәйнең ничек киләсен фаразлый. Ни гаҗәп, аның фаразларының күбесе тормышка да аша икән. Дөрес, ул бары тик үз районы һәм якын-тирәдәге авылларны гына күз алдында тотуын әйтте. – Бөтен республика буенча җаваплылык ала алмыйм, – дип шаярта ул. – Майның эссе киләсен дә, бу көннәрдә яңгырлар явасын да алдан ук фаразлап куйган идем. Чөнки 15 ноябрьдә яхшы гына кар яуган иде. Икенче көнендә буранлап алды. Ноябрьдәге һава торышыннан – майныкын, декабрьдән июньне чамаларга мөмкин. Кышның төне җәйнең көне була. Моннан кала, ул һава торышын бал кортлары һәм су кондызының үз-үзләрен тотышыннан, суган кабыгының калынлыгыннан да чамалый. – Кыш суык киләсе булса, бал кортлары бер тишектән кала барысын да балавыз белән сылап бетерәләр. Суган кабыгы калын булса, кыш суык килә дигән сүз. Кыш суык һәм озын киләсе елны су кондызы күп итеп агач кисеп, ояларына ташый. Яз иртә киләсе булса, мул азык әзерләми, – дип гаҗәпләндерде мине әңгәмәдәшем. Җәйге фаразларга килгәндә, Рәис Шәкүров күзәтүләре буенча, быел безне артык эссе булмаган яңгырлы җәй көтә. – Игеннәр дә уңачак, ләкин җыеп алуы гына авырга туры килергә мөмкин, чөнки августта да явым-төшем күп булачак, – ди ул. – Һава торышын алдан болай фаразлап тору үзем өчен дә файдалы. Печәнне кайчан җыеп алырга, көтүгә ничек киенеп чыгарга кирәклеген алдан белеп торам.
Фаразлар чынга ашмаска мөмкин 
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, республикада майның беренче яртысындагы дүрт көндә (11 – 14 майда) абсолют температура рекорды куелган. Моңа кадәр иң югары температура 2004 елның 11 маенда (+26,5 градус) теркәлгән. Быелның 12 маенда Казанда температура +33,9 градус булды. Бу көннәрдә температура бераз төшәчәк һәм киләсе атнадан кабат җылытачак. Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, бу салкынайту түгел, ә һава температурасының климатик нормага кире кайтуы дигән сүз. Җәй ничек килер икән соң? Юрий Переведенцев, Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына таянып, җәйнең артык эссе булмаячагын әйтә. Яңгырлар да сирәк явар төсле. – Июньдә Казанда явым-төшем нормасы 71 мм булырга тиеш. Ләкин җәйнең беренче ае коры булачак. Май һәм апрель айларында да явым-төшемнәр аз булды. Апрельдә тиешле норманың яртысына да җитмәде. Ә һава температурасы 1 градуска җылырак иде. Дөрес, моның яхшы ягы да бар: янгыннар чыгу куркынычы кими. Синоптиклар фаразлавы буенча, июнь-июль айларында уртача температура 18-19 градус булырга охшап тора. Яңгырлар июльдә дә артык сөендермәячәк: уртача нормадан кимрәк булачак. Ләкин, минем уйлавымча, көннәр эссе булыр төсле. Август, Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, тагын да эссерәк һәм явым-төшемнәргә саранрак булачак. Гомумән алганда, җәйнең уртача нормадан җылырак килүе көтелә. Ә менә яңгырлар белән проблемалар булуы ихтимал, – дип аңлатты Юрий Переведенцев. Синоптиклар эссе һәм коры җәй вәгъдә итсә дә, ниндидер фаҗигале хәлләр булмас, дип ышандыра. Шул ук вакытта белгеч озак вакытка ясалган фаразларның һәрвакытта да чынга ашып бетмәвен дә яшермәде. “Фаразларның нибары 60–70 проценты гына дөреслеккә туры килергә мөмкин”, – диде ул. Юрий Переведенцев әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзәге белгечләре әлеге фаразларны мартта ук ясаган. Шуңа күрә һәр ай башында алар фаразларны кабат карап чыгып, төзәтмәләр кертәләр. Кем белә, бәлки аларның да фаразлары “халык синоптигы” белән аваздаш булыр әле.
“Игеннәр өчен бик яхшы”
Белгечләр көннәрнең җылы торуы бал кортлары өчен дә, чәчелгән авыл хуҗалыгы культуралары өчен дә бик яхшы булуын әйтә. – Әлегә җирдә дым бар, көннәр эссе торды. Бу ашлык өчен бик әйбәт инде. Чәчкән игеннәр бик тиз тишелде. Әле өстәвенә яхшы итеп яңгырлар да явып узды. Бу арпа, бодайдагы бөҗәкләрне киметер өчен дә файдалы булды. Киләсе көннәрдә салкыннар бик булмас дип өметләнәбез инде. Тишелгән игеннәрнең яфраклары өши башласа, начар, әлбәттә. Уҗым культуралары утыртылган басулар сирәкләнеп калган иде. Шунысы бар: җылы көннәрдә андый басуларда чүп үлән күп чыга. Аларга каршы күбрәк көч куеп көрәшергә туры киләчәк, – диде агроном Габдрәис Рамазанов.
Еланнар быел күбрәк 
Эссе көннәрдә чәчәкләр, үсемлекләр, бөҗәкләр генә түгел, еланнар да җанлана. Татарстанда инде алардан зыян күрүчеләр дә бар. Чаллы паркында әтисе белән кызын кара елан чаккан. Зыян күрүчеләр тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итеп кенә котылган. Укучыларыбыз Буа, Апас районнарында да еланнар күплегеннән зарлана. Аларны шулай ук Казан читендәге Зәңгәр күлдә дә күпләп очратырга мөмкин. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, Татарстанда еланның дүрт төре очрый. Кара еланның (гадюка) ике төре бар: гади кара елан һәм дала кара еланы. Болары агулы. Кара еланны республиканың төньяк районнарында очратырга мөмкин. Ә дала кара еланы бик сирәк очрый. Безнең республикада очрый торган тагын икесе – тузбаш (уж) һәм бакыр елан (медянка) – кешегә зыян салмый. Тузбашлар күбесенчә сулыклар тирәсендә яши. Бакыр елан кеше күзенә күренми, чөнки ул бик сизгер. Кеше тавышы ишетелсә, качу җаен карый. – Тузбаш агулы елан булмаса да, аны тотарга ярамый, чөнки дошманыннан качкан вакытта аның тиресе өстенә бик сасы исле сыекча чыга. Ул кулга эләксә, чистартып бетерү бик авыр. Шуңа күрә аңа кагылмаска киңәш итәм, – ди Илгизәр Рәхимов. Көннәр җылы, азык җитәрлек булгач, еланнар аеруча да актив. Башка елларга караганда быел алар чыннан да күбрәк. Белгеч фикеренчә, кеше, еланны котыртып, үзе үк зур хата ясый. – Еланны күргәч, аңа орынырга, таяк белән сугып куркытырга һич кенә дә ярамый. Күрәсез икән, бераз сабыр итеп, аның киткәнен көтегез. Ул шул урыннан үзе шуышып кача бит, – ди Илгизәр Рәхимов. – Алар безгә ташланмый. Киресенчә, без алар территориясенә киләбез. Дөрес, кайвакыт бәрәңге бакчасына да, өй базына да килеп эләгә, ләкин анда бит ул “адашып”, ялгышып кына килә.

Елан чакса, нишләргә?

Беренчедән, беренче мизгелдә үк яра кырыйларын кысып һәм аңа төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, моны эшләү тыела.

Икенчедән, бик күп итеп сыеклык эчегез. Шулай иткәндә, агуның бер өлеше сидек һәм тир белән чыгачак.

Өченчедән, жгут салырга яки салкын әйбер куярга ярамый.

Дүртенчедән, хәрәкәтләнмәскә кирәк.

Бишенчедән, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк.

Алтынчыдан, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев