Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Югары Каранда ат чабышлары - Бәйге узды (ФОТОЛАР)

Югары Каран авылында атлар чабышы – “Бәйге” быел да зурлап үткәрелде. Бүген бәйрәм көнне биредә  урнашкан “Алмакай” атлар утары атлар йөртер өчен махсус машина – “Газель”ле булды.


“Алмакай” атлар утары җитәкчесе, фермер Фәрит Нәбиуллин Татарстанда татар атлары токымын торгызучы татар җанлы кеше. Менә бишенче ел рәттән "Бәйге - төрки халыкларның  ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасын торгызды. 


Быелгы ат чабышлары шунысы белән үзенчәлекле: татар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлгән килеш, узышларда катнашты.


Бәйрәмгә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, кок-бору Союзы һәм РФ милли спорт төре президенты  Кристина Карамышева, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Россия татар авыллары ассоциациясе башлыгы Фәнир Галимов һәм башка вәкилләр килгән иде.


Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, безнең районда узучы ат чабышлары традицияләрне торгызуның ачык мисалы, безнең халыкның тарихы, үткәне данлы булганы турында күрсәтә.


Чыгыш ясаучыларның барысы да фермер Фәрит Нәбиуллинның фанат булуын, милли җанлы булуын әйтеп уздылар.


“Татнефть” җәмгыяте “Алмакай” ат утарына зур бүләк ясады: атлар йөртер өчен махсус машина – “Газель” бүләк итте. Рөстәм Мөхәммәдиев әлеге машинага өч ат, җиде жокей сыярлык машина, дип, ачкычын Фәрит Нәбиуллинга тапшырды.


Татар токымлы атлар 3,5 һәм 7 километрга узышты. Аерым чабышта төрле токымлы атлар узышы үткәрелде. Чабышларда катнашучы атларның күбесе “Алмакай” утарыныкы иде.


Бәйрәмдә төрле халык уеннары, җәядән ату буенча ачык турнир үткәрелде. 


Бәйрәм программасы киң иде, төрле мәйданчыклар эшләде, башка төбәкләрдән җитештерүчеләр үз продукцияләрен алып килгәннәр.

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары


Тулырак “Заман сулышы” газетында киләсе атнада укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев