Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлтимердә яшәүче Сәрия апа Шәйхетдинованы котладылар

Юлтимердә яшәүче Сәрия Ямалетдин кызы Шәйхетдиновага Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сәрия апа туган көне тирәсендә хезмәте өчен шундый зур бәя алды.1999 елда Татарстанның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемне алган булган, менә чираттагы хөрмәтләү.
 Ул 48 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куйган. Хезмәт эшчәнлеге 17 яшеннән, 1961 елда башлана. Сугышлыда Калинин исемендәге колхозда сарык, бозау караучы, сыер савучы булып эшли. Аннан соң “Юлтимер” совхозында сыер савучы буларак хезмәтен дәвам итә.
1999 елда пенсиягә чыккач та,  өйдә утырмый, ун ел дәвамында сөтлебикәләреннән мул сөт сава. 
Хәзерге вакытта Юлтимердә яңа туган көнгә куанып, гомер итә. Республика министрлыгының Рәхмәт хатын аңа авыл хуҗалыгы идарәсеннән агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Алмаз Мәүлетов тапшырды. Хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова да Сәрия Шәйхетдинованы туган көне, Рәхмәт хаты алуы белән котлады.
-    Миңа шундый бүләк ясаганыгыз өчен барчагызга да зур рәхмәт. Без колхоз алга барсын өчен заманында үз өлешебезне кертеп эшләдек, - ди Сәрия апа.
Аның хезмәт еллары үзенә кадерле. Шулай ук медаль-орденнары да аңа ул елларны искә төшереп тора. Хезмәт кызыл байрагы ордены, фидакарь хезмәт өчен медаль, “Ударник 12 пятилетки” билгесе Сәрия апада бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев