Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Үз йортым, телим икән, территориясенә төзелеш материаллары өеп куям"

Шулай бер елны авылдагы бер апа ачынып сөйләгән иде: “Мунчага утын кайтарттым, әлбәттә, аны сатып алдым. Машина капка төбенә бушатты да китте. Койма кырыена гына өеп куйдым, аннары эчке якка кертермен дип. Тик контрольлек итүче органнар килеп, штраф салып киттеләр. Йорт янында өяргә ярамый икән. Шулай итеп, утын миңа бик кыйммәткә төште”.


Чыннан да, бер яктан караганда, үз йортың булгач, йорт яны территориясендә утын яисә төзелеш материаллары өеп куйсаң да ярый кебек. Ләкин шәхси йорт биләмәсе төшенчәсе йортны яки участокны әйләндереп алган койма белән чикләнә. Калганнары, ягъни коймадан соң газонмы ул, ураммы, яки шәхси сектордагы юлмы – барысы да муниципаль территориягә керә. Монысы инде “минем өем” бит ул дигән төшенчәгә керми.

Йорт яны территориясендә төзелеш материаллары да күрергә була. Төзелеш башланса, берничә ел баруы сер түгел инде, шунлыктан урамда вак таш, ком, кирпечләр елдан артык та ята. Тик бу төзекләндерү кагыйдәләренә туры килми, барлык материаллар койманың бу ягында, ягъни шәхси йорт территориясендә булырга тиеш.

Лениногорск районының административ комиссия секретаре Елена Ненад әйтүенчә, муниципаль районның төзекләндерү кагыйдәләре буенча, йорт биләмәсе янында төзелеш материаллары, утын, эре габаритлы калдыклар өеп калдырырга, өеп куярга ярамый. Әлеге кагыйдәләр законлы гамәлдә һәм 24 авыл җирлегендә дә кабул ителгән.

Административ-техник инспекция вәкилләре еш кына рейдлар үткәрә һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзи. Аннан административ комиссиягә чакыралар һәм монда кисәтү яки штраф чәпиләр.

Административ комиссия күбрәк профилактика буенча эш алып бара, халыкка кагыйдәләрне үтәргә икәнен аңлата.

Елена Ненад, административ комиссия секретаре:
-    Әгәр йорт төзелеше, каралтылар ремонты башлыйсыз икән, башкарма комитетка (Кутузов урамы, 1нче йорт, администрация) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр авыл башлыгына гариза язып, төзелеш материалын вакытлыча өеп торуны  рөхсәт итүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Рөхсәт кәгазе булганда, беркетмә төзелми, тик адреслар «АрхГрадСтройКонтроль» инспекциясе контроленә алына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев