Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Заман сулышы", "Лениногорские вести" һәм җирле телевидение хезмәткәрләреннән торган агитбригада авылларга чыкты (ФОТОЛАР)

"Заман сулышы" һәм "Лениногорские вести"  газетлары һәм "Лениногорск" телевидениесе район авылларына агитбригада белән чыкты.  

Әлеге кампаниянең үзенчәлеге - совет заманында популяр булган агитбригада форматында узуы. Һәр авылга өсте ачык машинада флаглар белән килеп кереп, мәдәният йорты каршында килеп туктадык. Анда шәһәрдән килгән артистлар һәм авыл үзешчәнәре халык алдында концерт куйды. Шул арада газетка язылырга да мөмкин иде. Җирле газетка язылучылар бүләк тә отты.

Ахырдан барыбыз бергә флешмоб ясадык. Агитбригада эшен киләсе яртыеллыкта да дәвам итәчәк, дип сөйләштек.

фото: Светлана Ежова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев