Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща авылы китапханәсендә туган тел һәм халыклар бердәмлегенә багышланган фестиваль булды

Зеленая Роща авыл җирлегендә уннан артык милләт вәкиле яши.

Китапханәгә төрле милләт вәкилләреннән булган иң актив китап укучылар, өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар җыелды. Татар һәм рус телләрендә "Туган телем-татар теле", "Родной язык, как ты прекрасен"  баш астында китап күргәзмәләре куелган иде. Фестивальне авыл җирлеге башлыгы Артемий Потапов тантаналы итеп ачып җибәрде. Китапханә хезмәткәрләре Әлфия Хафизова һәм Оксана Мөхәммәтҗанова  бәйрәм чарасын  татар һәм рус телләрендә алып бардылар. Бәйгеләр һәм викториналар шулай ук ике телдә үтте. Азактан һәр катнашучыга “Күпмилләтле халыклар мәдәнияте” дип аталган буклетлар бүләк иттеләр, бергәләшеп “Туган тел"не  җырладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X