Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештырылды

Декабрь аеның бер көнендә “Нептун” ял базасында үзенчәлекле балалар өчен күңелле бәйрәм оештырылды.


Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен әлеге бәйрәмне “Татнефть” компаниясенең Лениногорск территориаль беренчел профсоюз оешмасы һәм ЦССП Лениногорск районы буенча социаль программалар озату төркеме үткәрде.

Гаиләләр һәм балалар базага килеп җитү белән эшкә тотындылар. Хәзерге вакытта популяр булган уенчык – антистресс кар бабай ясадылар. Һәркемнеке матур килеп чыкты. Уенчык эченә дөге салдылар. Аны учка алып кыскач, ул төрле формага керә торган булды.

Саф һавада күңелле уеннар, кызыклы конкурслар үтте. Әкият персонажлары балаларның күңелен күрде, төрле биремнәр эшләттеләр.
-    Монда бик кызык! Кар бабай ясадык, хәзер уйныйбыз. Миңа ошый, - ди Тимур Насибуллин. Ул Яңа елны көтеп алуын, аның иң яраткан бәйрәме икәнен әйтте, балаларга сәламәтлек теләде.
-    Без бүгенге чарага барлык гаиләбез белән килдек. Күңелле мизгелләр генә монда. Матур итеп бизәлгән, программа да кызыклы. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Мондый чаралар балаларыбызга кирәк, шул исәптән безгә – өлкәннәргә дә, - ди Тимурның әнисе Елена.

Тәмле итеп төшке ашны ашагач, аларны мавыктыргыч биремнәр көтеп тора иде. Популяр җырларны тану, көй буенча популяр мультфильм геройларын искә төшерү, экранда күрсәтелгән хәрәкәтләрне нәкъ андагы кебек кабатлау – әнә шундый биремнәр үтәргә туры килде.

-    Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел. Кызыбыз бәләкәй вакытта беренче тапкыр килгән идек. Әти-әниләр өчен бу аралашу чарасы, ә балаларга күңелле монда. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар азрак тусын иде, ә чара киләчәктә дә булсын, үткәрелсен иде, - ди Люция Багаутдинова.

Интерактив программа буенча оештырылган уен да бик күп эмоцияләр бүләк итте. Бүләк тутырылган капчыкны эзләделәр, Кыш бабайга шигырь сөйләделәр. “Көмеш” уены вакытында серле капчыктан ялтыр-йолтыр килә торган мишуралар кар булып яуды.

-    Минем кызыма 3 яшь. Мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнашабыз. Безгә бик ошады. Кызыбыз чын күңелдән уйнады, шаярды. Вакыт күңелле үтте, - ди Михаил Сапрыкин.

Юлия Могила

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев