Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайда "Кыш озату" бәйрәме күңелле булды(фотолар)

Ул көнне халык шулкадәр күп җыелган иде, дип хәбәр иттеләр авылдан. Мәдәният йорты каршында матур итеп сәхнәне бизәдек. Анда "Нәүрүз мөбарәкбад" дигән театральләштерелгән күренеш күрсәтелде. Җиккән атка утырып, Нәүрүзбикә авылга кунакка килде. Шул арада төрле ярышлар, эстафеталар башланды. Кул көрәштереп карадылар, көчлеләр гер күтәрде. Аркан тартышырга да хәйран кеше җыелды....

Ул көнне халык шулкадәр күп җыелган иде, дип хәбәр иттеләр авылдан.
Мәдәният йорты каршында матур итеп сәхнәне бизәдек. Анда "Нәүрүз мөбарәкбад" дигән театральләштерелгән күренеш күрсәтелде. Җиккән атка утырып, Нәүрүзбикә авылга кунакка килде.
Шул арада төрле ярышлар, эстафеталар башланды. Кул көрәштереп карадылар, көчлеләр гер күтәрде. Аркан тартышырга да хәйран кеше җыелды. Иң кызык ярыш, мөгаен, күмәкләшеп чаңгы киеп йөрү булгандыр. Берсе артына икенчесе басып, тигезлекне саклап, шул ук вакытта икенче команданы уздырып та йөрергә кирәк иде.
Авыл үзешчәннәренең концерты килгән халыкны ял иттерде. Клуб эчендә шахмат-шашка ярышлары узды. Җиңүчеләргә Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов сертификатлар тапшырды. Калган бүләкләрне алуда депутатларыбыз булышты.
Бу көнне балалар да күңел ачты: баудан бүләкләр кисеп алды, капчык киеп йөгерделәр һәм җиккән атта утырып йөрделәр. Бәйрәм күтәренке кәеф белән узды, авыл халкы да кызык булды, ял иттек рәхәтләнеп дип таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев