Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәүчеләрне машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр

Ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәгән автомобиль йөртүчеләрне ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр, шулай ук җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр, - дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Бу нормаларны "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая тәкъдим иткән. Алар Россия Җинаять кодексының "Медицина ярдәме күрсәтүгә тоткарлык ясау" яңа...

Ашыгыч ярдәм машиналарына юл бирмәгән автомобиль йөртүчеләрне ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр, шулай ук җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр, - дип хәбәр итә "Известия" газетасы.

Бу нормаларны "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая тәкъдим иткән. Алар Россия Җинаять кодексының "Медицина ярдәме күрсәтүгә тоткарлык ясау" яңа маддәсендә язылган.

ҖК маддәсендә шулай ук, табибны авыру янына җибәрмәгән очракта, биш мең сум күләмендә штраф белән җәза бирү каралган.

Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәүчеләр аркасында, авыру үлгән очракта, автомобиль йөртүчене дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Закон проекты Административ хокук бозулар кодексына, шулай ук Россия Федерациясенең Җинаять -процессуаль кодексына төзәтмәләр кертүне күздә тота.

РФ Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше буенча комитеты депутатлары иртәгә үк аны беренче укылышта ук кабул итүне киңәш итәргә ниятлиләр.

Бүгенге көндә, Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, махсус сигналлы машиналарга юл бирмәүчеләргә 500 сум күләмендә штраф яки машина йөртү таныклыгыннан бер-өч айга мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев