Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Автоинспекторлар электр самокатында йөрү кагыйдәләрен кертергә тәкъдим итә

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе электр самокаты һәм сегвейларга кагылышлы закон проекты әзерли. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

 

Юл йөрү кагыйдәләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләр республика Дәүләт Советында тикшереләчәк.

«Проблема шактый җитди. Электр самокаты белән идарә иткән кешенең ничек дип аталуы әле дә аңлашылмый. Бүгенге көндә ул җәяүлегә тиңләштерелгән. Шул ук вакытта, электр самокатының тизлеге сәгатенә 70 чакрымга җитәргә мөмкин, бу җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра», — дип искәртте Ленар Габдрахманов.

Ул кайбер кешеләрнең машиналар юлында самокатта йөрүен әйтте, бу да бик куркыныч.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев