Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Күрше районда авария: зыян күрүче бар

Авария нәтиҗәсендә «Хендэ» шоферын авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Әлмәт районында килеп чыккан авариядә чит ил автомобиле юл билгесен аударган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 бердәм номерына Яңа Кәшер авылы янында җитди юл һәлакәте булуы хакында хәбәр килгән. Әлмәт – Җәлил трассасының 18нче чакрымында «Хендэ Солярис» һәм «Лада Калина» автомобильләре «маңгайга-маңгай» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы трассадан чыгып, юл билгесен аударган, Россия автомобиленә дә җитди зыян килгән. «Хендэ» шоферын авыр хәлдә Әлмәт медсанчастенә озатканнар. «Лада» автомобилендәге дүрт пассажирның берсе дә зыян күрмәгән.

Яңа Кәшер авылы янгын сүндерүчеләре, двигательгә ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторларын өзгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев