Күрше районда һәлакәттә ике кеше үлгән һәм биш кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Иске Зәй автоюлын урап уза торган урында булган.
Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә ике ир-атның гомере өзелгән һәм тагын биш кеше төрле имгәнүләр алган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 19.00 сәгать тирәсендә Иске Зәй автоюлын урап уза торган урында «Лада» автомобиле йөртүчесе Сарман ягыннан Зәйгә таба хәрәкәт иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча ул иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, «Хендэ Соната» автомобиленә бәрелгән. Аннары ике машина да юл кырыена төшеп киткән», – диелгән ведомство хәбәрендә.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе белән аның 25 яшьлек пассажиры алган имгәнүләрдән урында ук үлгән. Алар икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
«Лада» автомобилендәге 16 яшьтән алып 17 яшькәчә тагын өч пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.
Шулай ук чит ил машинасының 61 яшьлек йөртүчесе белән 55 яшьлек хатыны җиңелчә зыян күргән.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе эшләгән. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/02/185613/
Фото: МВД по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев