Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида "Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" конкурсының муниципаль этабы узды

Шәһәрнең 13нче мәктәбендә “Куркынычсыз тәгәрмәч -2021” конкурсының муниципаль этабы узды.


Бу хакта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова хәбәр итә. Конкурста муниципаль районның 16 яшь инспекторлар отряды катнашты. Команда составында ике кыз һәм ике малай иде.

Конкурс шартлары буенча 5 биремне үтәргә  һәм иҗади бәйгедә сынау узарга кирәк булды. Соңгысында теоретик, практик биремнәр дә эшләделәр.

Нәтиҗәдә, беренче урынны – 2нче мәктәп, икенче урынны – 12нче лицей, өченче урынны 4нче мәктәп алды.

Әлеге конкурсның зональ этабы Әлмәттә узачак, Лениногорскиның 2нче мәктәбенә шәһәр данын якларга туры киләчәк.

Зөлфия Рахманова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев