Заман сулышы

Татарстан юлларында егерме көндә 11 кешенең гомере өзелгән

Мартның 20 көне эчендә республика юлларында 182 транспорт һәлакате теркәлгән. Мартта булган юл-транспорт һәлакәте аркасында 11 кешенең гомере өзелгән, 208 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар да аз түгел. 18-20 март көннәрендә, мәсәлән, Татарстанда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 97 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен...

Мартның 20 көне эчендә республика юлларында 182 транспорт һәлакате теркәлгән.
Мартта булган юл-транспорт һәлакәте аркасында 11 кешенең гомере өзелгән, 208 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар да аз түгел. 18-20 март көннәрендә, мәсәлән, Татарстанда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 97 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 262, балаларны махсус креслога утыртмауның - 287, иминлек каешы эләктермәүнең - 1238 очрагы теркәлгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: