Заман сулышы

Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, 2 хатын көпчәк астында кысылып калган

Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, ике хатын-кыз көпчәк астында кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

 

Бүген иртән Түбән Кама районында сәнәгать зонасында йөк автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны таптаткан, тагын бер ир-атны юлга алып бәргән.

Нәтиҗәдә, хатын-кызлар фура көпчәкләре астында кысылып калган. Шаһитлар аларга тәгәрмәч астыннан чыгарга булышкан. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрнең өчесен дә җирле хастаханәгә алып киткән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: