Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда "Игътибар – балалар!" акциясе башланды

Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика халкы өчен төрле чаралар әзерләгән. Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар - балалар!" акциясе башланды. Ул 15 май - 5 июнь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итә республика буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте. Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте...

Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика халкы өчен төрле чаралар әзерләгән.


Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар - балалар!" акциясе башланды. Ул 15 май - 5 июнь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итә республика буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.

Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү өчен рейдларга чыгачак. Юлда балаларны махсус кресло кулланып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә игътибар ителәчәк.

Шулай ук Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар өчен кисәтү акцияләре, җыелышлар үткәрергә ниятли. Ә сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар өчен ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрле конкурс, викторина һәм башка чаралар әзерләгән. Мәгариф оешмалары һәм һәм сәламәтләндерү лагерьларына якын юллар да игътибарсыз калмаячак.

Сүз уңаеннан, агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала һәлак булган һәм 146 кеше тән җәрәхәте алган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев