Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Узган ел Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән

2019 елда Татарстан юлларындагы аварияләрдә 300дән артык кешенең гомере өзелгән, шуларның 19ы — балалар. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

 

Узган елда республикада 4 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ башлыгы билгеләп үткәнчә, аварияләрнең күбесенә юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне (әйтик, каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыру) тупас бозуы сәбәпче була.

Габдрахманов шулай ук һәлак булучыларның еш кына иминлек каешын эләктермәвен дә әйтте.

«Иминлек каешын һичшиксез эләктерергә кирәк. Ул авариядә һәлак булу куркынычын 70 процентка киметә», — дип искәртте Ленар Габдрахманов.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев