Айгөл БАРИЕВАдан «Кояшкай» салаты
Салат өчен кирәкле продуктлар: дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез.
Әлеге салат катлам-катлам итеп ясала.
Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез.
Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз.
Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз.
Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча ингредиентларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев