Бүген Казанда Татар дәүләт филармониясендә ветераннар (пенсионерлар) оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узды.
Анда соңгы биш елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, шулай ук оешманың яңа җитәкчесен сайладылар.
Оешманы 2011 елдан Хәбир Иштирәков җитәкләде. Ул үз вәкаләтләрен үз теләге белән, башкарылган бурычларны аңлап, тапшыруын белдерде.
Очрашуда катнашучылар 2031 елга кадәр эшнең төп юнәлешләрен билгеләделәр, оешма җитәкчеләрен сайладылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының яңа рәисе итеп Татьяна Ларионова — РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты сайланды.
Татарстанда 900 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Ветераннар оешмасы алар белән эшләүче зур челтәрне берләштерә. Соңгы елларда «Балкыш» иҗат фестивале, «Ветераннарга – ветераннар игътибары» хәрәкәте, «Гаилә фотохроникалары» проекты кебек инициативалар гамәлгә ашырылган.
Очрашу ахырында ветераннар активы бүләкләнгән.
Нет комментариев