Лениногорскилылар географик диктантта катнаша ала
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар географик диктантта катнаша ала

Белемнәрне тикшерү.

22 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр республика халкы Рус география җәмгыятенең «Географик диктант» дип аталган уникенче халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаша ала. Акция 2015 елдан бирле ел саен географик белемнәрне популярлаштыру максатыннан Рус география җәмгыятенең Попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 ел эчендә халыкара проект дөньяның 140 иленнән 5 миллионнан артык катнашучыны берләштерде.

Лениногорскида географик диктантны  22 ноябрьдә 11нче гимназиядә язып була. Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү өчен электрон адрес: liliax90@mail.ru

фото: ясалма фәһем ярдәмендә


Нет комментариев