Хәрәкәттә-бәрәкәт.
Тимер юл станциясе микрорайонының күпфункцияле үзәгендә (МФЦ) өлкән буын вәкилләре өчен атна саен "Актив озын гомер" программасы кысаларында спорт-сәламәтләндерү дәресләре уза.
Бу очрашулар олы – “Көмеш яшендәге” кешеләр өчен физик активлыкны саклау, сәламәтлекне ныгыту һәм файдалы ял оештыру максатында үткәрелә.
Дәресләр Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе рәисе Усманова Фәридә Марсель кызы җитәкчелегендә уза. Күнегүләр комплексы өлкән яшьтәге кешеләр өчен аларның яшь үзенчәлекләрен һәм физик мөмкинлекләрен исәпкә алып махсус яраклаштырылган, бу катнашучыларга рух күтәренкелеген куркынычсыз рәвештә сакларга һәм актив тормыш рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә.
фотолар: күпфункцияле үзәктән
Нет комментариев