Сыр ясыйбыз
Өйдәге шартларда да сыр ясап була. Матур, натураль, үзе тыгыз, туклыклы, телемнәргә кискәндә дә әйбәт киселә, ватылмый. Тәме буенча каймак тәмен хәтерләтә. Бутербродларга менә дигән! Чама белән 400 г күләмендә сыр барлыкка килә.
Кирәк:
1 л сөт (хуҗалык сөте);
1 аш кашыгы тоз;
250 г майлылыгы 20% булган кибет каймагы;
3 данә йомырка.
Эш барышы:
Сөткә 1 аш кашыгы тоз өстәп, кайнатырга куябыз.
Шул арада каймак белән йомырканы туглыйбыз.
Сөт кайнап чыгуга каймак белән йомырка катнашмасын сөткә кушып, болгата-болгата 5 минут кайнатабыз.
Сөт оеп, эремчегеннән аерылгач, сары суын башта вак иләккә салып саркытабыз, аннан дуршлагка күчерәбез. Сары суга әйләнгән сыеклык агып бетсен, ә сыр үзе суынсын. Суынгач, фольгага төреп, 4-6 сәгатьтән соң табынга чыгарырга була. Суыткычта бер атна чамасы сакланырга мөмкин.
Сары суны түкмичә, кыстыбый камырына куллансаң да була.
Тәмле булсын!
http://Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/oy-shatlarynda-syr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев