Соңгы елларда кибетләрнең федераль челтәрләрендә Татарстан азык-төлек товарларының өлеше арткан.
Бу хакта ТР Дәүләт Советында узган Хөкүмәт сәгатендә ТР вице-премьеры, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде.
"Челтәрләр белән зур эш алып барабыз. ТР Промышленность һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә диярлек көндәлек нигездә очрашулар үткәрәбез. Соңгы елларда безнең Татарстан товарларының эре федераль челтәрләрдә, Татарстанныкы гына булмаганнарында да, үсеше бик зур. Нәтиҗәдә безнең продукцияне сату арта", – дип хәбәр итте ул.
Җәббаров узган елда ашлык сату базарлары белән бәйле катлаулы вәзгыять турында сөйләде, бу исә бәяләргә йогынты ясаган. Бу проблеманы хәл итү өчен, ил эчендә яңа базарлар эзләү, шулай ук Татарстан эчендә яңа кулланучылар булдыру буенча эш алып барылган. Сөт буенча да охшаш сораулар булган, әмма аларны тотрыкландыруга ирешкәннәр.
"Хәзер вәзгыять тотрыклана, бәяләр бер ел элек булган дәрәҗәгә диярлек кайтты. Челтәрләрдә продукция артыгы инде минимум күләмдә", – дип йомгаклады министр
Нет комментариев