Ярдәмне Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият фонды бүлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы күрсәтәчәк.
Татарстанда 2026 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Оештыручылар – «Россия юристлары ассоциациясе» нең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия»партиясе.
Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 дән 15:30 га кадәр, Казанда – 9:00 дән 16:30 га кадәр, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә – 9:00 дән 15:00 гә кадәр узачак. Консультантлар сменалап эшләячәк.
Муниципаль районнарда беренчел хокукый консультация шәхсән үзе һәм кизү тору графигында күрсәтелгән кабул итү бүлмәләре телефоннары аша бирелә.
Нет комментариев