Семинар ахырында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар. "Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында мал башы арту" номинациясендә - Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина, "Иң яхшы шәхси хуҗалык" номинациясендә - Тимәштә яшәүче Игорь Просвиркин җиңүче булдылар. Алар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Нет комментариев