Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары бөртеклеләрнең орлык материалын әзерләү турында сөйләште

Ел саен чәчүгә керешер алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлык материаллары буенча сөйләшүләр уздырып ала.

Быел әлеге семинар Владимир Рослов фермерлык хуҗалыгында узды.

Семинарда “Россельхозцентр”ның Татарстан буенча учреждениесе җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, Любовь Занина, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләр, "Россельхозцентр"ның Лениногорск бүлеге катнашты.

Бөртекле культуралар да төрле авыруларга бирешүчән була. Бу хакта Россельхозцентр”ның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев сөйләде. Алар бүлекчәдә һәрбер хуҗалыктан культураларның орлыкларын алып, чәчкәннәр һәм  һәм үсентеләрне семинарга алып килгәннәр иде.

“Орлык — тере организм, ул сулый, яши һәм хәтта авырый. Фитопатологик экспертиза үткәрү орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм аларны саклау тактикасын сайларга мөмкинлек бирә”, - ди Марат Ганиев. Үсентеләргә биологик һәм химик препаратларның ничек тәэсир итүе күрсәтелде.

Семинарда орлык фондын яңарту турында сөйләштеләр. Районда булган орлыкның 145 тоннасы яңартылган. Белгечләр тарафыннан культураларның орлыкларын калибрлау һәм һава-җылыту белән тәэмин итү мөһимлеге турында әйтелде.

Соңыннан фермерлык хуҗалыгының орлык заводын карадылар, орлык материалын әзерләүдән алып чәчү кондициясенә кадәрге этаплар белән таныштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев