Районга Германиядән токымлы башмак таналар кайтартылды
Районыбызның Ялтау авылындагы терлекчелек фермасына Германиядән голштин-фриз токымлы башмак таналар кайтартылды.
Мондый токым иң күп сөт бирә торганнардан санала. Алар сөтне дә мулдан бирә, продукциянең сыйфаты да яхшы була. Дөньяның төрле илләрендә сөтчелек белән иң уңышлы шөгыльләнүче фермалар әлеге токымга өстенлек бирә. Беренче бозаулаганнан соң ук тәүлеклек савым 30 литрдан да ким булмый, диләр.
Ялтау авылы фермасына 199 баш голштин таналарның беренче партиясе уңышлы гына кайтып җитте. Алар карантинга куелды, адаптация бара. Якын көннәрдә таналарга вакцинация ясалачак һәм тиешле анализлар үткәрү өчен кан алыначак.
“Август-Лениногорск” җәмгыяте хәбәр иткәнчә, маллар озын юлны уңай кичергән. Алар безнең районга 6 фурада кайтыртылган. Россиягә җибәргәнче башта таналар Венгриядә бер ай карантинда булган. Юлга 4 тәүлек вакыт киткән, ерак юлда һәм таможняда авырлыклар килеп чыкмаган.
Ялтау фермасы реконструкциясе тәмамлануга таба бара. Монда савым залында 28 урынга “Карусель” җиһазландырылачак, ягъни сыер савучы янына сыерлар үзләре әйләнеп тора торган платформада киләчәк. Ферма үзе исә 400 баш савым сыерына исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев