Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерны билгеләячәкләр
Татарстанда 7 июньнән 11 июньгә кадәр сөт һәм ит юнәлеше буенча эшләүче зоотехник-селекционерларның Бөтенроссия конкурсы узачак.
Республикага төбәк этапларында җиңүчеләр – илнең 63 регионыннан вәкилләр киләчәк. Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе Түбән Новгород өлкәсендә узды, икенчесен Татарстан территориясендә үткәрергә карар кылынды.
Конкурста катнашучыларга теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк. Татарстанны республиканың төрле аграр предприятиеләрендә эшләүче 7 зоотехник-селекционер тәкъдим итәчәк.
Төбәк нәсел хезмәте «2021 ел зоотехник-селекционеры» номинациясендә конкурста катнашучы әзерләгән өчен Дмитрий Андреевич Кисловский исемендәге Күчмә Кубокка ия булачак.
"Нәсел эшен үстерүгә өлеш керткән өчен" номинациясендә нәсел терлекчелеге өлкәсендә фәнни эшләр башкарылган оешма-хуҗалык, шулай ук нәселле терлекчелекне популярлаштыру белән шөгыльләнүчегә бүләк булачак.
Ярышлар Биектауда 7-11 июньдә уза.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев