19 август 2017 яңалыклары
-
Лениногорскиның иң яхшы комбайнчыларына 10 мең премия түләнәчәк
"Иң яхшы комбайнчы -2017" район конкурсы 15 сентябрьгәчә дәвам итәчәк. Анда нинди комбайнда эшләүләренә һәм күпме суктыруларына карап, комбайнчыларга премия түләү каралган, дип хәбәр итә Лениногорск авыл хуҗалыгы һәәм азык-төлек идарәсе. Комбайнчыларның эше 3 төркемгә бүленеп бәяләнә: 1 төркем - «Енисей», «Нива», «КЗС-7» комбайны. Бер атнага 150 тонна ашлык суктыру...
-
Лениногорскидагы бер фатирда янгын чыккан
Бүген 15 сәгать 43 минутта янгын сүндерүчеләргә Добролюбов урамында фатир януы турында хәбәр итәләр. Ут 2 квадрат метр мәйданга зыян салган, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Аңа таралырга ирек бирмиләр, тиз арада сүндерелә. Фото янгын урыныннан.
-
Корбан чалу кемгә тиеш, аның төрләре, чалынган итне нишләтергә?
Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: "Корбан чалу - ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә. Шәригатебездә ул 13-15 яшь. Әгәр дә аның үз акчалары бар һәм нисабка җиткән...
-
Түбән Чыршылылар авылны төзекләндерү эшен даими алып бара
Түбән Чыршылы авылында җәй буе төзекләндерү, буяу-төзәтү эшләре алып барыла. Авыл уртасындагы Җиңү паркы янында җыештыру эшләре үткән, Советлар Союзы Герое Әкрәм Хәйретдиновка куелган обелиск янында чүпләрне җыештырып, биек булып үскән үләннәрне чапканнар. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә. Ә сезнең авылларда ниләр эшләнә? Безгә языгыз: zaman5@yandex.ru Хәбәр итегез,...
-
"Маркс" хуҗалыгында урак гөрли (ФОТОЛАР)
Бу көннәрдә район авыл хуҗалыклары игенчеләренең, шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең тын алырга да вакыты юк, уттай кызу урак өсте. Һава торышына бәйле рәвештә, урып-җыюга соңрак калып керешсәләр дә, хуҗалыкларда эш кызу темпларда бара. Бу "Маркс" хуҗалыгында да шулай. Мин барганда хуҗалыкның комбайннары Яңа Чыршылы кырларында тузан туздырып, кырларны иңли, арпа...
-
Бүген җәйге кызу көн кебек, ә алга таба? (август ахыры-сентябрьгә һава торышы)
Быел көзгә җәй хуҗа. Синоптиклар әнә шулай дип фаразлый. Әйтүләренә караганда, сентябрь дәвамында һава температурасы тиешле нормадан югарырак һәм явым-төшемнәр аз булачак. Шулай итеп җәй бетте дигәндә генә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышы көздә дә дәвам итәчәк дигәннәр. Мәскәү паркларының берсендә "суыта торган эскәмия" урнаштырмакчылар хәтта. Көзгә керәбез...
-
Лениногорскилылар,бакчачы Фарсель Зыятдинов "Сабагы корыган бәрәңгене җир астында тотудан файда юк”,ди
Быел җәй башында яуган яңгырларга куанып, халык "бәрәңге елы" юрап куйган иде. Чыннан да бәрәңгегә әйбәт ел килдеме? Быелгы һава шартларына бәйле рәвештә, икенче икмәкнең хәле ничек? Алыргамы? Үстерергәме? Бу хакта белешү өчен "Татар-информ" хәбәрчесе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать итте....
-
Кеше бәхетендә төзелгән гаилә (булган хәл)
Руфия кызының бәхетенә сөенеп туя алмады. Кияү тиешле кеше дә күңелгә ятты. Бигрәк матур парлар дип калалар иде аның Алиясе һәм кияве Ирек турында. Гөрләтеп туйлар үткәреп, чит илдә бергәләшеп ял итеп кайтып, соңрак бәби туе үткәреп шаулап яшәп ятканда яшь гаилә арасыннан кара мәче үтте диярсең. Ирек сулга йөри...
-
Җиргә тарихта иң зур астероид якынлаша
Florence исемле астероидның күләме 4,4 чакрымны тәшкил итә. NASA Җиргә Florence астероиды якынлашу турында хәбәр итте. Ул планетабыз яныннан 1 сентябрь узып китәчәк. Бу астероид Җиргә якынлашкан астероидларның иң зурысы булачак, дип яза "Известия", NASA хәбәренә сылтама биреп. Florence зурлыгы 4,4 чакрымны тәшкил итә. Ул планетага 7 миллион чакрымга якынлашачак....
-
Татарстанда ата-аналар балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә ришвәткә зарлана
Республикадагы балалар бакчалары һәм мәктәп администрацияләре канцелярия товарлары һәм хуҗалык ихтыяҗларына акча җыя. Татарстандагы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, ришвәткә зарланып, быел Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 222 шикаятьләр килгән. Ата-аналар ришвәткә һәм мәҗбүри түләүле хезмәтләр тагуга зарлана. Бу хакта "Татар-информ"га әлеге идарә җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте. "Балалар бакчаларында...