Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Бүген җәйге кызу көн кебек, ә алга таба? (август ахыры-сентябрьгә һава торышы)

Быел көзгә җәй хуҗа. Синоптиклар әнә шулай дип фаразлый. Әйтү­ләренә караганда, сентябрь дәвамында һава температурасы тиешле нормадан югарырак һәм явым-төшемнәр аз булачак. Шулай итеп җәй бетте дигәндә генә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышы көздә дә дәвам итәчәк дигәннәр. Мәскәү паркларының берсендә "суыта торган эскәмия" урнаштырмакчылар хәтта. Көзгә керәбез...

Быел көзгә җәй хуҗа. Синоптиклар әнә шулай дип фаразлый.
Әйтү­ләренә караганда, сентябрь дәвамында һава температурасы тиешле нормадан югарырак һәм явым-төшемнәр аз булачак. Шулай итеп җәй бетте дигәндә генә килеп җиткән коры һәм җылы һава торышы көздә дә дәвам итәчәк дигәннәр.
Мәскәү паркларының берсендә "суыта торган эскәмия" урнаштырмакчылар хәтта.
Көзгә керәбез дип, җылы киемнәрегезне алып куярга ашыкмагыз. Синоптиклар августның икенче яртысында җылы һава торышы вәгъ­дә иткән. Интернеттан алын­­­ган мәгълүмат­ларга караганда, алдагы көнәрдә термометр баганасы 27 гра­дуска кадәр югары үр­мәләргә мөмкин. Төнлә исә 16 градус җылы булачак дигәннәр.
Көз­нең беренче көнендә кабат җәй әйләнеп кайтачак. Алай гына да түгел, "әбиләр чуагы" бер айлап дәвам итәчәк дип вәгъ­дә иткәннәр. Менә бу көз ичмасам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев