Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Маркс" хуҗалыгында урак гөрли (ФОТОЛАР)

Бу көннәрдә район авыл хуҗалыклары игенчеләренең, шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең тын алырга да вакыты юк, уттай кызу урак өсте. Һава торышына бәйле рәвештә, урып-җыюга соңрак калып керешсәләр дә, хуҗалыкларда эш кызу темпларда бара. Бу "Маркс" хуҗалыгында да шулай. Мин барганда хуҗалыкның комбайннары Яңа Чыршылы кырларында тузан туздырып, кырларны иңли, арпа...

Бу көннәрдә район авыл хуҗалыклары игенчеләренең, шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең тын алырга да вакыты юк, уттай кызу урак өсте. Һава торышына бәйле рәвештә, урып-җыюга соңрак калып керешсәләр дә, хуҗалыкларда эш кызу темпларда бара. Бу "Маркс" хуҗалыгында да шулай.
Мин барганда хуҗалыкның комбайннары Яңа Чыршылы кырларында тузан туздырып, кырларны иңли, арпа суктыра иде (билгеле булганча, хуҗалык бу авыл кырларын да эшкәртә). Биредә алтын төсенә кереп өлгергән 200 гектардагы арпа җирен дүрт бертөрле сары төстәге "кыр кораблары"ның эшләве күңелгә җылылык бирде.
Әнә 23 яшьлек Айдар Мәгалимов авыр хезмәттән зарланмыйча, яшьлек дәрте белән хуҗалыкта тырышып эшли. Комбайнчы һөнәре аңа чит түгел, әтисе Тәлгать абый да шушы хезмәтне башкара. Әтиле-уллы бергәләшеп эшлиләр. Айдар кечкенәдән әтисе янында йөреп, "комбайн йөртергә хыяллана идем", ди. Ярдәмче дә булып эшләгән, аннан үзе утырган. Берара "Ленин" хуҗалыгында эшләп алганнан соң, шәһәрдәге элеккеге 32нче һөнәри училищега (авт. хәзер политехник колледж) укырга керә, аннан армия сафында була. Кайткач исә менә икенче сезон "Маркс" хуҗалыгында, штурвал артында. Үзе Яңа Чыршылыдан.
Бөртеклеләрне кырдан амбарга "КамАЗ" машинасы белән Илгиз Сәлмәнов ташып тора, тагылма арбасы да бар. Шоферга туктап торырга юк, куәтле комбайннар тиз эшләп, бункерны тутыралар да машинага төяп җибәрәләр.
Үрнәк авылыннан Нәсих Хәмитов "Маркс" хуҗалыгына әле беренче ел гына килеп эшли. Комбайнчы булып элек-электән эшләгән инде.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев