Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше бәхетендә төзелгән гаилә (булган хәл)

Руфия кызының бәхетенә сөенеп туя алмады. Кияү тиешле кеше дә күңелгә ятты. Бигрәк матур парлар дип калалар иде аның Алиясе һәм кияве Ирек турында. Гөрләтеп туйлар үткәреп, чит илдә бергәләшеп ял итеп кайтып, соңрак бәби туе үткәреп шаулап яшәп ятканда яшь гаилә арасыннан кара мәче үтте диярсең. Ирек сулга йөри...

Руфия кызының бәхетенә сөенеп туя алмады. Кияү тиешле кеше дә күңелгә ятты. Бигрәк матур парлар дип калалар иде аның Алиясе һәм кияве Ирек турында. Гөрләтеп туйлар үткәреп, чит илдә бергәләшеп ял итеп кайтып, соңрак бәби туе үткәреп шаулап яшәп ятканда яшь гаилә арасыннан кара мәче үтте диярсең.
Ирек сулга йөри башлады. Яшь бит вакытлыча мавыгудыр дип уйлады ана кеше. Тик вакытлыча булмады бу мавыгу, ә гаилә бозылуга сәбәпче дә булды, һәм үткәндә калган, гомергә сер итеп калдырган бик тирәнгә яшерелгән хатирәләрне дә яңартты.
Һәр кеше дөньяга бәхетле булыр өчен килә. Һәм, әлбәттә, ул бәхет өчен көрәшә дә. Ә кайвакыт бәхетле булам дип, кеше өлешенә дә кереп куя. Руфиянең бәхетле тормышы да әнә шулай төзелде. Тик ул бу хакта беркайчан да балаларына сөйләмәде. «Без әтиең белән озак йөрешеп гаилә кордык. Беркайчан да арабызга ятларны кертмәдек, үзебез дә кеше гаиләсен бозмадык», дип үстерде ул кызларын.
Алия белән Алсу иң матур, иң үрнәк гаиләдә үсүләренә сөенеп туя алмады. Матур гаиләнең ничек барлыкка килүен Руфия яшерен сер итеп саклады һәм аның ачылып китеп, гаилә таркалудан куркып яшәде. Ул тормыш иптәшен бергә уйнап үскән, бер мәктәп бусагасын атлап, бер уку йортында укыган иң якын иптәш кызыннан урлап алды.
Рәзил белән Асиянең мәхәббәте мәктәптә укыганда ук башланган иде. Аларны пар күгәрченнәргә тиңли иделәр. Барча кеше аларга бәхетегезгә күз тимәсен дип кала иде. Руфия Рәзилне гашыйк юләр дип йөртте һәм Асиягә ул тормыш алып барырлык кеше түгел, артык романтик дия килде. Яшьләр кавышкач та еш кунак булып, аларда куна калгалый иде.
Бәбигә узгач та иптәш кызының шатлыгын уртаклашучы ул булды. Асиянең йөклелеге авыр узганга еш хастаханәдә ятарга туры килде. Ә бу вакытта Руфия аның ирен караштыргалады: керләрен юды, ашарга пешерде. Соңрак Рәзилгә ияләшүен аңлады һәм аны үзенеке итү теләге белән яна башлады.
Җае да чыкты. Анализлары начараеп, Асияне калага җибәрделәр. Рәзилгә хатын-кыз җылысы җитмәгәнлекне аңлап, Руфия мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Тиз арада кочакка кереп, ирне үзенә каратты. Аннан йөкле дип алдалап, фатирын саттырып, Рәзилне башка шәһәргә күчеп китәргә өндәде. Бәби табам да, аннан китәрсең дип ризалаштырды ул аны.
Бу яңалыкны ишеткәч, Асиянең баласы үле туды. Кем диген бит әле. Иң якын, бертуганы кебек күргән дус кызыннан мондый адымны көтмәгән иде ул. Башка берәү алып китсә дә ирен бу хәтле авыр булмас иде. Өстәвенә нинди авырлыклар белән күтәреп, өзелеп көткән баласы да үле туды. Ничек күтәрергә белмәде ул бу кайгыны. Ярый якыннары ярдәменнән ташламады. Ир тиешле кеше хәтта аерылырга да кайтып ватылмады. Риза дип, шалтыратып әйттедә шуның белән бетте.
Люция Габитова
Дәвамын "Заман сулышы"ның 18 август санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев