Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның иң яхшы комбайнчыларына 10 мең премия түләнәчәк

"Иң яхшы комбайнчы -2017" район конкурсы 15 сентябрьгәчә дәвам итәчәк. Анда нинди комбайнда эшләүләренә һәм күпме суктыруларына карап, комбайнчыларга премия түләү каралган, дип хәбәр итә Лениногорск авыл хуҗалыгы һәәм азык-төлек идарәсе. Комбайнчыларның эше 3 төркемгә бүленеп бәяләнә: 1 төркем - «Енисей», «Нива», «КЗС-7» комбайны. Бер атнага 150 тонна ашлык суктыру...

"Иң яхшы комбайнчы -2017" район конкурсы 15 сентябрьгәчә дәвам итәчәк. Анда нинди комбайнда эшләүләренә һәм күпме суктыруларына карап, комбайнчыларга премия түләү каралган, дип хәбәр итә Лениногорск авыл хуҗалыгы һәәм азык-төлек идарәсе.
Комбайнчыларның эше 3 төркемгә бүленеп бәяләнә:
1 төркем - «Енисей», «Нива», «КЗС-7» комбайны. Бер атнага 150 тонна ашлык суктыру кирәк.
2 төркем - «Акрос», «Дон-1500», «Нью-Холланд-56», «Вектор», КЗС-12 комбайннары. Бер атнага 200 тонна ашлык суктыру кирәк.
3 төркем - «Кейс», «Тукано», «Нью-Холланд-7060 (6090)»комбайны. Бер атнага 250 тонна ашлык суктыру кирәк.
Нәтиҗә атна саен ясала, һәр төркемдә иң яхшы комбайнчы билгеләнеп, аңа 2 мең сум премия һәм район башлыгының күчмә вымпелы тапшырыла.
Урып-җыю эшләре беткәннән соң, һәр төркемдәге иң яхшы комбайнчыга 10 мең сум премия биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев