Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда ата-аналар балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә ришвәткә зарлана

Республикадагы балалар бакчалары һәм мәктәп администрацияләре канцелярия товарлары һәм хуҗалык ихтыяҗларына акча җыя. Татарстандагы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, ришвәткә зарланып, быел Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 222 шикаятьләр килгән. Ата-аналар ришвәткә һәм мәҗбүри түләүле хезмәтләр тагуга зарлана. Бу хакта "Татар-информ"га әлеге идарә җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте. "Балалар бакчаларында...

Республикадагы балалар бакчалары һәм мәктәп администрацияләре канцелярия товарлары һәм хуҗалык ихтыяҗларына акча җыя. Татарстандагы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, ришвәткә зарланып, быел Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 222 шикаятьләр килгән.
Ата-аналар ришвәткә һәм мәҗбүри түләүле хезмәтләр тагуга зарлана. Бу хакта "Татар-информ"га әлеге идарә җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
"Балалар бакчаларында акчалата ярдәмне канцелярия товарлары һәм хуҗалык ихтыяҗларына җыялар. Узган елда департамент зур эш башкарды. Без барлык муниципаль берәмлекләрдәге сметаны әлеге товарлар алуга акча бүленү ягыннан тикшердек. Бу чыгым кертелмәгән берничә район ачыклаган, администрация башлыкларына хат юлладык. Быел шикаятьләр азрак булды. Гадәттә, бакча мөдиренең учредительдән акча сорау урынына, ата-аналарга мөрәҗәгать итүе белән очрашабыз ", - дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.
Балалар бакчаларында ата-аналардан канцелярия кирәк-яраклары һәм көнкүреш товарларыннан кала законсыз рәвештә ремонтка да акча сорыйлар. Шул ук вакытта узган ел республикада балалар бакчаларын төзекләндерү буенча күләмле программа эшли башлады. Барлыгы 800 мәктәпкәчә балалар оешмасын төзекләндерү планлаштырыла, шуларның 110ы быелгы программага кертелгән.
"Хәзер ата-аналарны мәҗбүри түләүле белем бирү хезмәтенә җәлеп итүгә шикаятьләр бар. Аларга, балалар түләүле түгәрәкләргә йөрсен өчен, килешүгә кул куярга кушалар", - дип өстәде Гөлнара Габдрахманова.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев