Җиргә тарихта иң зур астероид якынлаша
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиргә тарихта иң зур астероид якынлаша

Florence исемле астероидның күләме 4,4 чакрымны тәшкил итә. NASA Җиргә Florence астероиды якынлашу турында хәбәр итте. Ул планетабыз яныннан 1 сентябрь узып китәчәк. Бу астероид Җиргә якынлашкан астероидларның иң зурысы булачак, дип яза "Известия", NASA хәбәренә сылтама биреп. Florence зурлыгы 4,4 чакрымны тәшкил итә. Ул планетага 7 миллион чакрымга якынлашачак....

Florence исемле астероидның күләме 4,4 чакрымны тәшкил итә.
NASA Җиргә Florence астероиды якынлашу турында хәбәр итте. Ул планетабыз яныннан 1 сентябрь узып китәчәк.
Бу астероид Җиргә якынлашкан астероидларның иң зурысы булачак, дип яза "Известия", NASA хәбәренә сылтама биреп.
Florence зурлыгы 4,4 чакрымны тәшкил итә. Ул планетага 7 миллион чакрымга якынлашачак.
"Күп кенә билгеле булган астероидлар Җиргә тагын да якынрак якынлашкан булса да, алары күпкә кечкенәрәк", - дип билгеләп үтте NASA хезмәткәре Пасадене Пол Ходас.
Галимнәр билгеләп узганча, астероид планетабыз өчен куркыныч түгел.
Чыганак:tatar-inform.tatar

Нет комментариев