Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар,бакчачы Фарсель Зыятдинов "Сабагы корыган бәрәңгене җир астында тотудан файда юк”,ди

Быел җәй башында яуган яңгырларга куанып, халык "бәрәңге елы" юрап куйган иде. Чыннан да бәрәңгегә әйбәт ел килдеме? Быелгы һава шартларына бәйле рәвештә, икенче икмәкнең хәле ничек? Алыргамы? Үстерергәме? Бу хакта белешү өчен "Татар-информ" хәбәрчесе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать итте....

Быел җәй башында яуган яңгырларга куанып, халык "бәрәңге елы" юрап куйган иде. Чыннан да бәрәңгегә әйбәт ел килдеме? Быелгы һава шартларына бәйле рәвештә, икенче икмәкнең хәле ничек? Алыргамы? Үстерергәме? Бу хакта белешү өчен "Татар-информ" хәбәрчесе Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать итте.
-Күпләр шалтырата инде безгә. Чөнки күпчелек хуҗалыкның бәрәңге сабагы корып беткән. Бу - фитофтора белән зарарлану дигән сүз. Сабак корып беткәч, ике-өч атнадан бәрәңгене алырга мөмкин. Яңгырлар яуганда фитофтора споралары үрчү өчен шартлар әйбәт булды.
Хәзер инде көннәр кояшлы, куркыныч түгел. Мондый һава торышында бәрәңгенең нәкъ үсә торган вакыты. Әмма аңа дым җитми. Безгә дә шалтыратып сорыйлар, су сибикме икән дип. Һич тә ярамый. Яфрагы фитофтора белән зарарланган булса, дым аңа файдага түгел, киресенчә тәэсир итә.
Фәния Җамалиева белдергәнчә, сабакны чапканнан соң ике атна көтәргә кирәк. Аның үзе каралып кибеп беткәнне дә көтәргә була. Әмма рәсми кануннар буенча, сабактан төшкән авыру бәрәңгене дә зарарлый.
Көннәр яңгырга китсә, авыру мизгел эчендә тарала. Әмма әле августта эссе көнншр көтелә, шуңа күрә ул тарала дип куркасы юк. Бәрәңге инде өлгергән, кабыгы уылмый, ныгыган. Аны бүген үк тә алырга була. Әмма иң яхшысы - өстен алганнан соң атна-ун көн җилләтү. Әгәр бәрәңге вак икән, яфраклар яшел булса, бәрәңгеен ике атна үстерергә була.
Дәүләт белгеченең сүзләрен танылган халык бакчачысы Фарсель Зыятдинов та раслады.
-Табигать законнары буенча бәрәңге алу вакыты җитте, - ди ул. - Биологик яктан да, каледарь яктан да. Гадәттә, бәрәңгене 10-15 сентябрь арасында ала идек. Быел да ул шул вакытка туры килер. Чөнки сабагы корый икән, бәрәңге үсми инде ул. Аның хәзер авыруы гына таралырга мөмкин.
Яңгыр явып китсә, яфракларындагы авыру споралары туфрак аша үтеп, бәрәңгегә күбрәк керергә мөмкин. Озак тотуның фадасы юк, корыда алып куйсаң, яхшы инде. Саплары яшел булу, бәрәңге үсә дигән сүз түгел. Очлары аз гына саргайса да, аның үсеше туктала. Бары тик бәрәңгенең тышы гына ныгый.
Быел бәрәңге елы дип әйтмәс идем. Узган елгы кебек шартлар эләкмәде икенче икмәккә. Яңгырларның зыяны булды. Авыру таралды. Яңгыр өстенә, быел бит гомердә булмаганны эссе көнне дә чык төште. Шул фитофтороза авыруына китерде. Җәй башында яуган яңгырлар файдалы булды, җирдә дым җитәрлек иде, аннары артыкка китте.
intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев